Мансур Галүтдинов - талантлы музыкант!

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова март ахырында районда узган кабул итүдә балалар сәнгать мәктәбе укучысы Мансур Галәүтдиновка гитара бүләк итәргә ышандырган иде. Депутат вәгъдәсен санаулы көннәрдә үтәде - 29 мартта оста С.Соколов ясаган гитараны талантлы музыкантка Казан консерваториясенең Салих Сәйдәшев исемендәге Зур залында, “XXI гасырда классик гитара” Халыкара фестивальнең гала-концертында үзе тапшырды. Халыкара, Бөтенросия һәм республика конкурслары лауреаты Мансур моңа бик шат һәм рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International