Әгәр телевизорда «Первый», «Россия 1» һәм башка кайбер каналлар логотибы белән янәшә «А» литерын күрәсез икән, димәк, сез аналог телевидениесе карыйсыз. Быел 3 июньнән Татарстан да, санлы телевидениегә күчү сәбәпле, бездә дә “аналог” сигналы эшләүдән туктаячак.
Район электр элемтәсе челтәрләре начальнигы Михаил Наумов әйтүенчә, әлеге яңалык кабельле, интернет, спутник аша телевидение караучыларга кагылмый, чөнки алар телевизорны цифр форматында карыйлар. Ләкин алар түләүле. Санлы телетапшыру “зәңгәр экран” хуҗаларына 20 федераль телеканалны: “Первый”, “Россия 1”, “Матч ТВ”, “НТВ”, “Бишенче канал”, ОТР, ТВЦ, “Карусель”, “Россия 24”, “Россия Культура”, “Рен-ТВ”, “Спас”, СТС, “Домашний”, “ТВ-3”, “Пятница”, “Звезда”, “Мир”, ТНТ, “Муз ТВ”ны югары сыйфатта түләүсез карарга мөмкинлек бирә.
Якташларыбызны санлы форматта республика каналлары юклыгы да борчый. Белгечләр әйтүенчә, “ТНВ” каналын киләчәктә дә аналог режимда карау мөмкинлеге калачак, әмма ул югары сыйфатлы санлы телевидение кебек булмаячак.