Туган як тарихы музеенда "авыл йорты" ясау эшләре дәвам итә. Музейның рәссамы Сәлимҗан Гамиров ясаган ат арбалары (кечкенә үрнәкләре) экспонатлар арасында урын алды. Оста ат җигү дирбияләре, сука, чалгы, аны сугу җайланмасы да ясап куйды. Хәзер инде анда утын әрдәнәсе, балта һәм пычкы да барлыкка килде.