Мәшһүр баянчы, “Саз“ вокаль ансамбле җитәкчесе буларак та билгеле Рәфкать Гомәровның күп сәхнәләрдә уйнаган баяны районның туган як тарихы музеенда урын алады. Якташыбыз Илдар Кыямов Рәфкать Гомәровның җиде пластинкасын, ике китап һәм утызлап фоторәсем дә бүләк итте.