Үзәк китапханә хезмәткәрләре беренче Чирмешән мәктәбенең өлкән класс укучылары белән "Яшел йорт һәм без" темасына экологик турнир уздырдылар. Укучылар туган як тарихы буенча белемнәрен күрсәттеләр, Чирмешән елгасын саклау буенча иҗади проект та төзеделәр.