Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм уңаеннан район инвалидлар җәмгыяте район авылларыннан 50-60 ел гомер иткән парларны чакырып кунак иттеләр. Аларга төрле конкурслар тәкъдим ителде, концерт номерлары да карадылар, ахырдан чәй табыны артында гәпь кордылар. Район эшмәкәрләре ярдәме белән аларга бүләкләр дә тапшырылды.