​Үзәк китапханәдә изге эшләр көне

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Изге эшләр көнендә үзәк китапханә директоры Җамалтдинова З.Т. һәм китапханә хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе Сафиуллина О.И. үзләренең ветераннарын бәйрәм белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Шул ук көнне китапханә хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр янына бардылар, аларны бәйрәм белән котладылар, уртак уздырылган чаралардан фоторәсемнәр бүләк иттеләр, слайд-фильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International