Үзәк балалар китапханәсе Өлкәннәр көне уңаеннан "Шаян әбиләр һәм шук оныклар илендә" исемле әбиләр бәйрәме оештырдылар. Чарага оныклары белән биш әби чакырылды. Бәйрәм барышында оныклар әбиләре белән таныштырды, әбиләр уеннарда катнаштылар, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.