2019 елның 30 сентябреннән 6 октябренә кадәр Чирмешән районындагы оператив хәлнең торышы

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

31 сентябрьдән  - 6 октябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 27 хәбәр кабул ителгән, өч җинаять эше кузгатылган.

Районда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 65 очрагы ачыкланган.

Чирмешәннән берәүнең хатынына һәм балигъ булмаган  балаларына карата хулиганлык гамәлләре кылуы хакында телефоннан шылтыратып хәбәр иткәннәр.

Казанка авылы клубы янында шушы авыл кешесенә исерек хәлдә кул күтәреп тән җәрәхәтләре ясаган чирмешәнлегә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International