Бүген, 2019 елның 7 октябрендә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә катнашучылар райондагы оператив хәл, мәгариф, мәдәният тормышы, газета-журналларга язылу барышы турында, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, административ комиссиянең эшчәнлеге, сөтчелек тармагы буенча мини-фермалар төзелеше хакында, үзсалым акчалары җыю, җир, транспорт, милек салымнары җыелуы турында таныштылар.