Өлкәннәр декадасы кысаларында Түбән Кәминкә авылы мәдәният йортында Чирмешән районы "Ак калфак" ветераннарын хөрмәтләделәр. ТР Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе урынбасары Кобелев Игорь Гелиевич, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Долгополова Рәмзия Шакир кызы, район мәдәният бүлеге начальнигы Минхәерова Рузилә Рахматулла кызы, районның "Ак калфак" татар хатын кызлары оешмасы җитәкчесе Харисова Гөлгенә Рафаил кызы котлау сүзләре ирештерде.