Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Китап укуның чикләре юк" берләшмәсендә катнашучыларны "Китапханәгә юл һәркемгә ачык" исемле хәтирәләр кичәсенә чакырдылар. Чара барышында китапханәчеләр йөз еллык тарихы булган китапханә турында кызыклы фактлар турында сөйләделәр, слайд-фильм күрсәттеләр.