Октябрьдән туган як тарихы музеенда "Агач эше буенча оста" түгәрәге эшли башлады.
Балалар атнага ике тапкыр түгәрәккә киләләр. Беренч дәресләрдә алар эш вакытында хезмәт куркынычсызлыгы белән таныштылар һәм азык-төлек эшкәртү тактасы ясау эшенә керештеләр, аларның формаларын лобзик белән кистеләр.