14 нән 20 октябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 34 хәбәр кабул ителгән, алты җинаять эше кузгатылган.
Район юлларында материаль зыян белән алты авария булган, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 67 очрагы ачыкланган.
Иске Сережкино авылында яшәүче бер ханымнан, Чирмешәндә Кара Чишмә кешесенең көч кулланып, аны машинага утыртып һәм Кара Чишмә авылына алып кайтулары һәм дүрт көн җибәрмичә торуы турында, гариза керә.
Югары Чегодай авылындагы бер хуҗаның бакчасыннан трактор чапкычы, күчерелмә генераторның тагылма агрегаты һәм трактор өчен үзе ясаган көрәк “юкка чыккан”. Тикшерү бара.
Чирмешән кешесенең банк картасыннан билгесез зат 30 мең сумга якын акча урлаган.
Бер үк көнне Чирмешәндәге бер кибеттән алкоголь продукциясен урлауның ике факты теркәлгән. Бурлар сәүдә үзәгенә 6 мең сумга якын зыян китергәннәр.