2019 елның 21 октябреннән 27 октябренә кадәр Чирмешән районындагы оператив хәлнең торышы

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

 21-27 октябрьдә район полиция бүлекчәсендә 24 хәбәр кабул иткәннәр.

Район юлларында 3 юл-транспорт вакыйгасы булган – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 69 очрагы ачыкланган. Ике машина йөртүчегә транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк. Полициянең участок уполномоченныйлары 5 административ беркетмә төзегәннәр.

Лагерка авылы кешесе өен тышлау өчен 35 мең сум беренчел акча түләп куйсада, бүгенге көнгә кадәр эш башкарылмаган һәм аңа акчасын да кайтармаганнар. Зыян күрүченең полициядә шул хакта гаризасы бар.

 

Билгесез кешеләр Чирмешәндә яшәүче берәүнең, төнлә өенә кереп, шкатулкасын урлап чыкканнар.

Төнге тикшерү барышында “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятенең машина-трактор паркында (Иске Үтәмеш авылы) һәм кадетлар мәктәп-интернатында төнге сак булмавы ачыкланган, ә Техническая урамындагы, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркта баганаларда утлар янмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International