КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ҺАВА ТОРЫШЫ: 2019 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы территториясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү турында

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Бу атнада Татарстанда һава торышы начарлана - юеш кар, бозлавык һәм суыклар көтелә. Бу Россиянең Европа территориясенә төньяк атлантик циклоннарның килүе белән бәйле, дип кисәтә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Иртәгә, 29 октябрьдә, явым-төшем булмаячак, әмма төнлә температура +1...-4 градус булачак, ә көндез — 0..+5.

Чәршәмбе көнне иртән һәм көндез юеш кар көтелә. Термометр баганалары төнлә -1...-6 градуска кадәр төшәчәк, көндез 0..+5 булачак.

Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда кар, урыны белән буран, көчле җил көтелә. Җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә -1...-6 градуска кадәр суытачак. Көндез һава температурасы +1...+3 градус булачак.

Якынча фаразлар буенча, ноябрьнең беренче ике көнендә Татарстанда салкын булачак, бераз кар явачак. Төнлә температура -4...-9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары +1..-4 күрсәтәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International