Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.
"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә 6 нчы ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көн булып исәпләнә.
Шулай итеп, 2019 нчы елда биш көнлек эш атнасында 4 һәм 6 нчы ноябрь ял көннәре булып санала. 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.