КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ҺАВА ТОРЫШЫ: 2019 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы территториясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү турында

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Бу атнада Татарстанда һава торышы начарлана - юеш кар, бозлавык һәм суыклар көтелә. Бу Россиянең Европа территориясенә төньяк атлантик циклоннарның килүе белән бәйле, дип кисәтә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Чәршәмбе көнне иртән һәм көндез юеш кар көтелә. Термометр баганалары төнлә -1...-6 градуска кадәр төшәчәк, көндез 0..+5 булачак.

Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда кар, урыны белән буран, көчле җил көтелә. Җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә -1...-6 градуска кадәр суытачак. Көндез һава температурасы +1...+3 градус булачак.

Якынча фаразлар буенча, ноябрьнең беренче ике көнендә Татарстанда салкын булачак, бераз кар явачак. Төнлә температура -4...-9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары +1..-4 күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International