Әниләргә бүләк

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

"Агач эше остасы" түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр, туган як тарихы музее рәссам-бизәүчесе Сәлимҗан Гамиров җитәкчелегендә, Әниләр көненә бүләк әзерлиләр.

Яшүсмерләр махсус такталарга бик теләп, яндырып рәсем ясадылар һәм буядылар. Инде эшләре тәмамланып килә. Үз куллары белән ясалган эшләнмә әниләргә кадерле бүләк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International