5 эшче коллектив #Орион яшьләр үзәгендә "БИТУМ" интеллектуаль көрәшендә очрашты. Балалар бакчалары коллективлары үз потенциалларын файдаланып көрәштеләр.
Көрәш дүрт этапта узды һәм барлык командалар да бик тырышып эшләделәр, бу безнең мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын күрсәтә.
Беренче урынны "Каенкай"балалар бакчасы коллективы яулады. Җиңүчеләр тәмле бүләк һәм бөтен коллектив өчен безнең кинотеатрга бушлай бару өчен сертификат алдылар!