28 октябрьдә-3 ноябрьдә район полиция бүлекчәсендә 38 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган.
1 ноябрь көнне Лашман авылында яшәүче бер хатын-кыз Күтәмә авылында ике билгесез ир-ат аның “Лада Калина” автомашинасын тартып алып, кыр юлы буенча Түбән Кәминкә авылы уңаена китүләре хакында хәбәр җибәрә. Әлеге уңайдан “Перехват” операциясе игълан ителә һәм талаучылар бик тиз тоткарлана. Район үзәгендәге салым инспекциясе офисы территориясеннән тимердән эшләнгән эскәмияләр “аякланган”.
Билгесез кешеләр чирмешәнленең 17 мең сумлык кесә телефонын урлаганнар. Әлеге факт буенча тикшерү бара.
30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр районда “Көзге каникуллар” һәм “Җәяүле” оператив-кисәтү чаралары үтте.