Туган як тарихын өйрәнү музеенда Казан мәдәният институты студенты Ләйлә Шәрәфетдинова диплом практикасы уза.
Ул «Чирмешән крепосте залын модернизацияләү» дигән теманы сайлады. Ләйлә Равил кызы зал макетын ясады һәм концепция язды. Музей хезмәткәрләрен үзенең идеясе белән таныштырды һәм безнең тәкъдимнәрне дә игътибарга алды.