4-10 ноябрьдә район полиция бүлекчәсендә 34 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда 5 җинаять эше кузгатканнар.
Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте булган – матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 52 очрагы ачыкланган.
Билгесез кеше бер чирмешәнленең банк картасыннан 62 мең сум акчасын урлаган.
“Ионообменные Технологии” җәмгыяте вәкиленнән әлеге җәмгыять объекты территориясеннән (Түбән Кармалка авылы янында) 200 метр озынлыкта кабель урлануы хакында гариза кабул ителгән. Матди зыян күләме 100 мең сум.
“Кәрвансарай” сәүдә үзәгенең сәүдә мәйданында билгесез кеше чирмешәнленең - эчендә 9800 сум булган акча янчыгын урлаган. Бу уңайдан җинаять эше кузгатканнар.
Иске Элмәле авылы кешесе үз машинасына зыян салган авылдашын җаваплылыкка тартуны сорый. Тикшерү бара.