Ольга Ивановнаны юбилее белән район башлыгы урынбасары Габдерәшид Җамалетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллиналар котладылар.
Район башлыгы урынбасары юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлау хатын бирде, аңа озын гомер теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Ольга Ивановна 1952 елда Геннадий Гавриловичка кияүгә чыга. Ванюшиннар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Геннадий Гаврилович балта остасы булган, Ольга Ивановна гомер буе бозау караучы булып эшләгән, балаларын да хезмәткә җәлеп иткән. 55 ел бергә гомер иткәннәр. Кызганычка каршы, 2007 елда Геннадий Гаврилович вафат булган.
Ольга Ивановна 90 яшендә үз участогында казынырга ярата, чуаш җырларын көйли.
Аның 6 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Барлык балалар да Чаллыда яшәсә дә, алар әниләрендә еш кунак булалар. Бүген дә бәйрәм өстәле артында алар юбилейга җыелдылар.
Юбилярны котларга шулай ук Иске Элмәле мәдәният йорты хезмәткәрләре дә килгән иде һәм бәйрәм концерты да оештырдылар.