Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, 2нче Чирмешән урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары белән (җитәкчесе Мифтахова Л. Г.) «Пушкинны яратам...» әдәби кунакханәсендә булдылар. "Пушкинга бергә» дигән слайд-презентация караганнан соң балалар бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. «Пушкин әкиятләре», «Кемнең әйберләре», «Кем безгә телеграммалар җибәргән» һ.б. викторина һәм конкурслар сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Балалар шагыйрь яшәгән чордагы бал атмосферасын тою өчен вальс әзерләделәр һәм биеделәр.