12 ноябрьдә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Туган як җәүһәрләре» район халык иҗаты фестивале старт алды. Район мәдәният йорты сәхнәсендә беренче һәм икенче мәктәп, лицей һәм кадет интернат-мәктәпләре үз талантларын күрсәттеләр. Мәктәпләр тамашачылар хөкеменә күп кенә шигырьләр җырларын, шулай ук театральләштерелгән композицияләр тәкъдим итте. Барлык тамашачыларга да кадетлар хоры да аеруча ошады. Гала-концертка 11 иҗат номеры сайлап алынды.