20 нче ноябрьдән 22 нче ноябрьгә кадәр Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс»дигән бишенче милли чемпионатның финалы узды.
Татарстаннан чемпионатта 43 һөнәри компетенция буенча 90 катнашучы катнашты. Чемпионат нәтиҗәләре буенча республика җыелма командасы гомумкоманда зачетында икенче урынны алды. Беренче урында — Мәскәү, өченчедә-Мәскәү өлкәсе.
Финалда «Абилимпикс» Чемпионатының региональ этапларында җиңүчеләр катнашты. Катнашучылар өч категориядә ярышты: «мәктәп укучылары», «студентлар», «белгечләр». Эретеп ябыштыру технологияләре компетенциясе буенча Чирмешән аграр техникумы укытучысы Тудияров Георгий Сергеевич чыгыш ясады һәм Россия буенча 2 урынны алды. Көмеш медаль белән бүләкләнгән.
Тудияров Георгий Сергеевичны җиңүе белән котлыйбыз!