Чирмешән муниципаль районында йомгаклау хисап сессиясе

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Район мәдәният йортында 2020 елның 11 февралендә район Советының йомгаклау отчет сессиясе булып узды, анда район башлыгы Фердинанд Дәүләтшин районның социаль-икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.

Үз чыгышында ул 2019 ел дәвамында барлык тармакларда башкарылган эшләр турында сөйләде.  Башлык киләчәктә эшләргә тиешле проблемалы моментларны билгеләде. Бу бигрәк тә районның авыл хуҗалыкларында терлекчелекне үстерүгә кагыла.
Өстәмә докладлар белән Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин, "Чирмешән" кооперативы директоры Альфрит Хәйрисламов чыгыш ясадылар.

Хисап сессиясенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та катнашты. Үзенең чыгышында ул Чирмешән районына соңгы килүеннән биш ел вакыт узды һәм бу вакыт эчендә сизелерлек үзгәрешләр булды, дип билгеләп үтте.  Моннан тыш, Камалтынов Татарстан Республикасында район биләгән социаль-икътисади үсеш рейтингында югары 11 урында булуын ассызыклады. Республикада 13 авыл районнары арасында Чирмешән районы 5 нче урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International