1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясе (ЧАЭС) ның дүртенче энергоблогында дөнья атом энергетикасы тарихында иң зур авария була. Бу коточкыч һәлакәттән соң 40 ел үтте,әмма күп кеше гомерен өзгән һәм һәрберебезнең йөрәгендә онытылмас эз калдырган авыр фаҗига истәлеге тере.
Бу истәлекле дата кысаларында туган як тарихы музее белгечләре «Чернобыль – XX гасыр катастрофасы» дигән урам акциясе үткәрделәр. Музей хезмәткәрләре үткәргән бу акция истәлеккә хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә тарихи хакыйкатьне саклауга мөһим адым да булды. Авыл халкы арасында мәгълүмати буклетлар тарату – ул мәгълүмат бирү ысулы гына түгел, ә үткәннәргә кагылу, фаҗиганең масштабын һәм аның безнең тормышка йогынтысын аңлау мөмкинлеге дә. Бу буклетлар, тарих битләре кебек, ликвидаторларның каһарманлыгы, эвакуацияләнгәннәрнең авыртуы, озак еллар нормаль тормышка кайту өчен көрәшүләре турында сөйлиләр. Әлеге вакыйга турындагы истәлекне алга сөреп, без зыян күрүчеләргә, әлеге коточкыч фаҗиганең нәтиҗәләрен җиңү өчен көрәшүчеләргә хөрмәт күрсәтәбез.