11 февраль көнне Лашман авылында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йортын ачу тантанасы булды. "Мәдәният" милли проектын кысаларында 2019 елда әлеге клубны капиталь ремонтлау башланды. Бинада электр белән тәэмин итү системасын алыштырдылар, пластик тәрәзәләр куйдылар, түбә яңартылды. Бинаның эче үзгәртеп яаслды, идәннәрне буяу, диварларны тышлау эшләре башкарылды. Шуның аркасында клубта уңайлы бүлмәләр һәм уңайлы заманча тамаша залы барлыкка килде. Авыл халкын әлеге шатлыклы һәм әһәмиятле вакыйга белән котларга район башлыгы Дәүләтшин Ф. М., мәдәният министры урынбасары Хәкимҗанов Л. С., Дәүләт Советы депутаты Рыбакова Л. Н. килделәр.
Кунакларны кайнар коймак һәм баллы чәй белән сыйладылар. Бәйрәм залда район үзешчәннәре артистларының концерт номерлары белән дәвам итте, ә кич белән барлык кунакларны Татарстан Республикасының атказанган артисты Илназ Минвәлиев һәм районыбызның күренекле йолдызлары Рузилә Булатова, Гөлназ Гатина, Айнур Галләмов концерты белән сөендерделәр.