2020 елның 13 февралендә Чирмешән районында республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары, татар телендә белем бирүче оешмалар директорлары, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының зона семинар – киңәшмәсе «Чирмешән муниципаль районында милли мәгарифнең торышы» темасы астында узды.
Семинарда Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас, Чистай, Чирмешән, Яңа Чишмә районнары мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Секция утырышлары Чирмешән лицеенда узды.
Семинар – киңәшмәнең пленар утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Марс кызы Әхмәтҗанова; Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Гыйзатуллина Энҗе Хәбир кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Лилия Минулла кызы Гиниятуллиналар чыгыш ясадылар.