2020 елның 18 февраленә һава торышы
2020 елның 17 феврале 18 сәгатьтән 18 февраль18 сәгатькә кадәр
Көнбатыш Кама аръягы буенча: аязучан болытлы һава. Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез урыны белән көчле. Урыны белән бозлавык, буран, иртән һәм көндез аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан 15-20, урыны белән 23 м/с кадәр, көндез 9-14, урыны белән 20 м / с кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы -1..+1, көндез максималь һава температурасы 0..+2. Юлларда бозлавык, кар боткасы.