"Хәтер эстафетасы"

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Туган як тарихы музеенда Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Хәтер эстафетасы" дигән чара узды. Ул "юл хәрәкәте иминлеге" ДБУның Чирмешән бүлекчәсе белән берлектә оештырылды.

Музей экскурсоводы Айгөл Җиһаншина Чирмешәннең 1 нче мәктәбе укучыларына Чирмешән районында туган Советлар Союзы геройлары турында сөйләде.

"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУнең Чирмешән бүлекчәсе начальнигы Лилия Сафина чара барышында музейга "Хәтер эстафетасы 1941 - 2018" китабын бүләк итте. Хәтер китабын төзү өстендә "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ коллективы эшләгән. Анда туганнарының һәм якыннарының тарихы, фоторәсемнәр, сугышчан орденнар һәм медальләре,  күмелгән урыннар турында мәгълүматлар урын алган. Лилия Рәис кызы балаларга, әлеге китапта урын алган, үзенең бабасы Рәҗәп Талип улы Сафин турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International