Чирмешән районының үзәк район хастаханәсенң эш визиты белән Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР икътисад министры Фәрит Габделганиевлар килеп киттеләр. Кунакларны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалетдинов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Лилия Мортазиналар озатып йөрде.
Тикшерү барышында хастаханә хезмәткәрләре министрларга поликлиниканы яңа җиһазлар белән тәэмин итү кирәклеге турында хәбәр иттеләр.
Төп проблемалы юнәлешләр - бала тудыру бүлегенең эшен заманча җиһазлар белән башлап җибәрү, операция блогын яңа җиһазлар белән тәэмин итү, рентгент аппаратын алыштыру.
Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков алга таба әлеге бурычларны хәл итү өчен чаралар күрелер дип ышандырды.