19 февральдә район мәдәният йорты сәхнәсендә район үзәге оешмалары һәм учреждениеләре артистлары үз талантларын күрсәтте

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

19 февральдә «Туган як җәүһәрләре» район халык иҗаты фестивале эстафетасын район үзәге оешмалары һәм учреждениеләре кабул итте. Район мәдәният йорты сәхнәсендә бу кичтә «Чишмәкәй» балалар бакчасы, Коммуналь челтәрләре, Яшьләр ял итү үзәге артистлары үз талантларын күрсәтте, жюри хөкеменә 19 концерт номеры тәкъдим иттеләр, аларның 8е икенче турга сайлап алынды. Концерт программасы төрле иде, артистлар тамашачыларны үзләренең биюләре, шигырьләре, җырлары белән шаккатырырга тырыштылар. Һәр чыгышны тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International