Мемориаль үзәк хезмәткәрләре тарафыннан Шешминка крепосте авылында туып-үскән Бөек Ватан сугышы ветераны Шевчук Евдокия Емельян кызы турында программа төзелде. Шевчук Е. Е. Мәскәүдән Берлинга кадәр сугыш уза. III дәрәҗә Дан ордены, «Батырлык өчен», «Варшаваны алган өчен» һәм «Берлинны алган өчен» медальләре белән бүләкләнә, шулай ук аңа «СССРның атказанган доноры» исеме бирелә. Дүрт тапкыр яраланган. Ул: «Рәхимсез ул, сугыш. Яшьләр кызганыч, бигрәк тә кызлар. Алар күп һәлак булды: фронтта пәйда булырга өлгермәде, - юк инде, һәлак булды..." Шевчук Евдокия Емельяновна – Чирмешән тарихында легендар шәхес.