21 апрельдән 26 апрельгә кадәр "Татарстанның музей язы – 2020" беренче тапкыр онлайн-форматта уза.
Атна дәвамында виртуаль мәйданчыкларда (Интернетта, радио һәм телевидениедә, шулай ук мультимедиа кушымталарында) республика музейлары виртуаль экскурсияләр, лекторийлар, шигъри челленджлар, конкурслар һәм флэш-моблар тәкъдим итте.
Туган якны өйрәнү музее да акциядә катнашты.
Акция программалары:
21 апрель - "Титова" чишмәсе"
22 апрель – "Музейлар һәм коллекционерлар"
23 апрель – "Значокларда һәм вымпелларда безнең үткәнебез һәм хәзергебез"
24 апрель – "Республика музейлары-ТАССРның 100 еллыгы"
25 апрель - "Библиотөн. Безнең җиңү истәлеге"
Бу көн 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.
26 апрель – «Үлемсезлеккә юл"
Аккаунт Инстаграмма – kraevedcherem.