Милли татар кухнясы тәмле ризыкларга бай. Шундый тәмле ризыкларның берсе- кош теле - танылган татар десерты, ул үзенең сузылган формасы аркасында «кошлар телләре» дип атала. Тик ул безгә «хворост» исеме астында таныш. Өй шартларында аны төрле рецептлар буенча әзерлиләр, 24 апрельдә 17.00 сәгатьтә туры эфирда Югары Чыгтай авыл мәдәният йорты директоры Гөлнәзирә Галиуллина үз рецепты белән бик теләп уртаклашты. Кош теле - ул гади, әмма татар кухнясының тәмле ризыгы, өстәвенә, әзерлек күп вакыт кирәкми, ә ашаудан ләззәт - бик зур! Өстәлгә тәм-том белән чәй бирегез.