Шартан-чуаш колбасасы. Сарык ите һәм сарымсак, ашказаныннан пешерелә. Хәзер аны сарык кына түгел, сыер, дуңгыз итеннән дә әзерлиләр. Бик тәмле һәм туклыклы килеп чыга.
25 апрельдә, шимбә көнне, туры эфирда, шартан әзерләү сере белән Әккәрәй авыл мәдәният йорты директоры Лидия Квакова уртаклашты. Аның ярдәмчесе - ире Михаил, чөнки моның өчен күп ит кисәргә кирәк. Икәүләп алар ашказанын барлык кирәкле компонентлар белән тутырып, духовкада пешерделәр.
Шартан - туган көн, туй, юбилей кебек бәйрәмнәрдә иң мөһим сый.