Тренерлар Марина Колесникова һәм Илзәр Закиров онлайн-зарядкада күңел күтәренкелеге бүләк итә

2020 елның 5 мае, сишәмбе

Район халкы cheremshan_rdk «Бодрый день» онлайн-зарядкада катнаша, аны сишәмбе көнне - Иске Элмәле мәдәният йортының спорт буенча методисты Марина Колесникова, пәнҗешәмбе көнне -  район мәдәният йорты методисты Илзәр Закиров уздыра. Безнең методистлар мускулларны нәтиҗәле җылыту һәм кәефне күтәрү өчен күнегүләр комплексы әзерләделәр, шулай ук яраткан комбинацияләреннән күнегүләр күрсәтәләр.

Зарядкага 200 дән артык кеше кушылды инде. Ял һәм бәйрәм көннәренә карамастан, «физкультура» очрашуларында катнашучылар ритмик музыка астында физик күнегүләр ясыйлар. Онлайн-очрашу ахырында тренерлар һәркемне, спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга һәм  көнне физик күнегүләрдән башларга өндиләр.

Инде бүген үк # cheremshan_rdk инстаграммасы платформасында 16.00 сәгатьтә онлайн-зарядка узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International