Чирмешән районында 302 мохтаҗ кешегә Президент исеменнән бүләк тапшырдылар

2020 елның 22 мае, җомга

Татарстан Президенты инициативасы буенча, районда яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ 302 кешегә азык-төлек җыелмасы бирделәр. - Бу инде икенче бүләк, – ди район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина. - Күчтәнәчләрне ярдәмгә мохтаҗларга, керемнәре яшәү минимумыннан түбәннәргә, ялгыз яшәүче өлкәннәргә, шулай ук коронавирус чорында зыян күргән үзмәшгульләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең балаларына тапшырабыз. Мондый ярдәм “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” хәйрия акциясе кысаларында үтә. Исемлектәге кешеләргә азык-төлек җыелмасын әле тагын китерәчәкләр.
 

Тулырак: http://nashcheremshan.ru/news/beznen-rayonda/chirmeshn-rayonynda-302-mokhta-kesheg-prezident-isemennn-blk-tapshyrdylar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International