Чирмешән районында зона семинар-киңәшмәсе узды

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Авыл хуҗалыгы белгечләре авыл хуҗалыгы техникаларын язгы кыр эшләренә әзерләү һәм кышкы саклауга кую хакында сөйләштеләр. Районда шул темага зона семинар-киңәшмәсе узды.

Семинарның безнең районда узуы юкка гына түгел, ноябрь аенда, авыл хуҗалыгы техникаларының сезонга әзерлеген тикшерү буенча оештырылган бәйгедә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эше уңай бәяләнеп, район яхшылар арасына кергән.

Утырышны алып барган Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Габбасов та үз чыгышында моны билгеләп үтте.

Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Спас, Чистай районнарыннан килгән белгечләр үзләрендәге эшнең торышы белән дә таныштырдылар.

-Авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау буенча эшне көчәйтергә кирәк, - диде Казаннан килгән кунак. – Бигрәк тә завод дилерлары запас частьләргә сезонлы ташламалар тәкъдим иткәндә. 30 процентка кадәр ташламалар аз түгел. Мөмкинлектән файдаланып калырга ашыгыгыз.

Семинарның практик өлеше, республикада да үрнәк булган “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә дәвам итте. Хуҗалык директоры Илшат Гозәеров кунакларны авыл хуҗалыгы техникасы паркы белән таныштырды, ремонт остаханәсен һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пунктын күрсәтте.

Соңгы елларда иң күп яңа техника сатып алган “БИО АГРО” җәмгыятендә дә кунакларга күрсәтерлек нәрсәләр күп иде. “ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” машина-трактор паркында да техникалар барлык таләпләр буенча кышкы саклауга куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International