Чирмешәндә май чабу бәйрәме

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Май чабу- керәшеннәрдәславяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган. Май чабу көне ел саен Пасха бәйрәм итү   датасына карап үзгәрә. Май чабу бәйрәменең традицион атрибутлары - Май чабу карачкысы, күңел ачу, чанада шуу; русларда коймак һәм кабартма пешерү. Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабу атнасының һәр көне исемләп бүленгән. Май чабу атнасында православие халкы уйнап-көлеп кышны куа, табигатьне уята.

    Әби-бабаларыбыз тирән мәгънәле нинди генә бәйрәмнәр үткәрмәгән. Аларның үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә, төрле милләт халыкларын  берләштерүдә әһәмияте зур.          Безнең Чирмешән җирлегендә дә төрле милләт халыклары дус, тату яши.  Һәр милләт электән үк үзенә генә хас бәйрәмнәрен бергә-бергә үткәреп килә.  Май чабу бәйрәме дә районда шулай уртак бәйрәм буларак  билгеләп үтелде. Район үзәгенең яшьләр мәйданында  иртән иртүк  дәртле җырлар  яңгырап, халыкны үзенә  әйдәп торды. Бәйрәмгә  тагын да ямь  өстәп,  бу көнне кояш  балкып  торды, һавасы да рәхәт, бәйрәмчә  матур иде.  Район  мәдәният йорты һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре тырышлыгы белән чара бик шәп килеп  чыкты.  Төрле уеннарда көч сынашып, олысы да, кечесе дә күңел  ачты. Бәйрәм  уңаеннан  кунакларга камыр  ризыклары, шашлык  һәм коймак белән кайнар чәй тәкъдим ителде. Бу көнне мәдәният хезмәткәрләре тамашачыларга театральләшкән, җырлы-биюле тамаша тәкъдим иттеләр. Рус һәм чуаш телләрендә җырлар, такмаклар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International