Халык иҗатының “Туган ягым җәүһәрләре” район фестиваленең чираттагы сайлап алу туры 14нче майда Ивашкино авылы мәдәният йортында үтте

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Халык иҗатының “Туган ягым җәүһәрләре” район фестиваленең чираттагы сайлап алу туры 14нче майда Ивашкино  авылы мәдәният  йортында үтте. Бу көнне сәхнәдә Әккәрәй һәм Ивашкино авылларының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары тамашачыларга һәм җюрига үзләренең мәдәни чыгышларын тәкъдим иттеләр. Фестивальдә барлыгы 15 концерт номеры һәм 50 дән артык җирле артистлар катнашты.

          Әккәрәй авылының үзешчән артистлары чуваш халкының гореф-гадәтләре, төрле йолаларны үз өченә алган һәм заманча  элементлар керткән театральләшкән фольклор тамаша тәкъдим иттеләр. Тамашачылар Әккәрәй авылы мәдәният йортының “Хавас” вокаль ансамбеленең, “Жемчужинки” бию коллективының, Ивашкинолыларның “Мерчен” фольклор ансамбльләренең  чыгышларын җылы кабул иттеләр һәм көчле алкышларга күмделәр.

      Фестиваль дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International