Югары Кәминкә авылында яшәүчеләр туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Музей директоры Лилия Әнәс кызы кунакларны күргәзмә заллары белән таныштырды. Экспозициедә төрле тарихи чорларда туган як халыкларының көнкүреше һәм мәдәнияте үсешен күзәтеп була иде. Экскурсантлар барлык заллары буйлап үтеп, туган ягыбызның барлыкка килү юлын карадылар.