2021 елда авыл хуҗалыгының торышын исәпкә алу

2021 елның 15 июне, сишәмбе

2021 елда авыл хуҗалыгының торышын исәпкә алу буенча сайтка мәгълүмат

 

         2021 елда Россиядә авыл хуҗалыгынын торышын исәпкә алу планлаштырылган. Район башлыгының «Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы территориясендә 2021 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алуны әзерләү һәм үткәрүне оештыру турында " гы тиешле карары кабул ителде.

         Агымдагы елның август аенда планлаштырылган авыл хуҗалыгы торышын исәпкә алуның  максаты-АПКны үстерү фаразын, авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген күтәрү, шулай ук мәгълүматларны актуальләштерү өчен авыл хуҗалыгында булган структур үзгәрешләр турында рәсми статистик мәгълүмат формалаштыру.

        Соңгы тапкыр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу 2016 елда үткәрелде. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, объектлар саны биш ел эчендә бераз үзгәреш кичергән: авыл хуҗалыгы оешмалары дүрткә кимегән һәм 11не тәшкил итә, КФХлар 21гә кимегән һәм 41не тәшкил итә, шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны 5% ка арткан һәм 8270не тәшкил итә.

        Әлеге эшне башкару өчен безнең район буенча 3 инструктор һәм 17 хисап  участогы булдырылачак.

        Исәпкә алуның башлангыч нәтиҗәләре, агымдагы елның дүртенче кварталында игълан ителәчәк, йомгак ясау һәм ахыргы нәтиҗәләрне рәсми бастырып чыгару 2022 ел азагына кадәр планлаштырыла.

 

Район дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе: Гөлназ Гайсина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International