Чумачкадагы Авыл көнендә, туган як тарихы музее хезмәткәрләре рәссам-бизәүче Сәлимҗан Гамиров эшләгән "Авыл йорты" күргәзмәсе белән катнаштылар. Күргәзмәдә авыл йорты макеты, мәчет, агачтан ясалган җил тегермәне тәкъдим ителде.