Гөлзәмилә Гайсәм кызы 1931 елның июлендә Түбән Кәминкә авылында туа. Яшь кыз Туймәт егете Шамилне сайлаган. Алар дүрт ул тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, ире Шамил бик иртә вафат була, бер улының үлемен дә кичерергә туры килә. Гөлзәмилә әби колхозда һәм фермада эшли, салам сала һәм тегермәндә эшли. Кичләрен оста тегү машинасына утыра. Юбиляр улы Рәшит һәм килене Мәдинә белән яши. Уллары, оныклары Һәм оныкчыклары әти-әниләре йортында еш кунак була.
http://nashcheremshan.ru/news/beznen-rayonda/tuymt-bilren-90-yash-tulgan