Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында»1994 елның 20 августындагы 1714 номерлы Указы нигезендә билгеләнгән Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу көн алдыннан туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Триколор-яраткан флаг» акциясе үткәрделәр. «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне бәйрәм тарихы белән таныштырдылар һәм төрле уеннар үткәрделәр. Соңыннан һәр катнашучыга триколор тасмасын тапшырдылар.