Садыкова Миннур Зиатдин кызы 1931 елның 21 августында Лашман авылында бишенче бала булып туа. Сугышка кадәр дә, сугыш елларында да бик күп ятимлекне кургән. Аңа 7 ай булганда, әнисе вафат була. Апалары, абыйлары белән яши, әти өйләнә, әмма яңа әни алар белән озак яшәми.
1941 елны 22 июнендә радио аша сугыш башлану турында коточкыч хәбәр ишетәләр. Авылдан ир-атлар фронтка китә, ялгыз хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм картлар калды.
1945 елның маенда кешеләр урамга чыгып, сугыш бетте, без җиңдек, дип шатлыклы хәбәр тараталар. Кешеләрнең күз яшьләре, үлгәннәр турында шатлык һәм кайгы яшьләре иде.
Миннур Зиатдин кызы гаиләсендә бөтен эш әби җилкәсенә төшә, ә оныклары ярдәм итә.
«Кади авылында урман кисү, Ибрай Каргалида таш чыгару, аны Чирмешәндә юллар һәм күпер салу өчен кулланалар, Хәертдин абый сызган полосаларга каен орлыгын утырта идек, - дип сойлэде Садыкова Миннур апа, - Без торф эшләренә дә киттек, әмма анда авыр хезмәт, безнең бәхеткә, кире кайтардылар, чөнки бездә документлар юк иде.
Гел ашыйсы килде, чөнки икмәк аз иде бит.
Җәй көне чабата, кышын киез итекләр кия идек, чабаталар тузмасын өчен яланаяк йөрдек.
Лашман егете Галимгә кияүгә чыктым, аның белән дүрт кыз һәм бер ул тәрбияләп үстердек.
Пенсиягә кадәр мәктәптә идән юдым».
Юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы - Раушания Әхмәдуллина, туган якны өйрәнү музее директоры - Лилия Селезнева котлады, район башлыгы Ф.Дәүләтшинның бүләген дә тапшырдылар.